АВЫЛ “ДОКТОРЫ“ РУЗИЛӘ
«Миңа кешенең бер рәхмәтен ишетү, авыруның савыга башлап, битенә алсулык йөгергәнен күрүдән дә олы куаныч юк. Бу минутта мин иң бәхетле кешегә әйләнәм. Хезмәтемнең кешеләргә кирәкле икәнлеген тою тагын да көч өсти», – ди Олы Шыңар фельдшер-акушерлык пункты мөдире Рузилә Мөхәммәтова. Аның белән аралаша башлауга, күңелгә табиб шундый булырга тиеш, дигән уй килә. Авырулар белән мөгамәләсен, хезмәтенә бирелгәнлеген күргәч, чын мәгънәсендә үз эшенең остасы булуына инанасың.